Мондый язны күргән юк иде - Яшел Үзән районында 4 апрельдә үк чәчүгә керештеләр
Быел яз, гомер булмаганча, иртә килде, алдагы елларда алай түгел, ә болай иде, дигән сүзләрне өлкән буын авызыннан еш ишетәбез. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә шул фикердә. Бу атнада районда барган язгы кыр эшләре белән башлыгыбыз Михаил Афанасьев танышты. Әлеге сәфәргә без – «Яшел Үзән» журналистлары да кушылды.
Музей үсә, яңара
Юл уңаенда ачык һавадагы «Татар авылы» этнографик музеена сугылдык. Директоры Миңнедамир Камалтдинов, һәрвакыттагыча, кызыклы идеяләре, планнары белән янып яши. Комплекс ишегалдында күп санлы кунакларны чәй белән сыйлау өчен беседка төзелә. Район башлыгы үз тәкъдимнәрен җиткерде. Иң мөһиме – «Татар авылы» туристларны җәлеп итәрлек матур, кызыклы урын булсын.

Кыр батырына – машина
Иртә килгән яз, авыл хуҗалыгына үз кануннарын кертте. Механизаторлар, гадәттәгедән алдарак, мөһим эшкә кереште. Быел, кар аз яуганга, дым да азрак. Шулай да соңгы көннәрдә сибәләгән яңгыр бик кулай булды. Көзге культураларның кышны кичерүе уртача. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин сүзләренә караганда, 15 апрельгә, җир тырмаланып беткән, көзге культуралар тукландырылган, инде 4 апрельдә ВЗП «Заволжья» механизаторлары чәчүгә чыккан. Эш барышын күрү өчен Косякау авылы янындагы кырга килдек. Биредә, 300 гектарга якын мәйданда, арпа чәчәләр иде. Нәкъ менә монда без 2024 елның кыр батыры, Күгешнең булдыклы егете, гомере буе шушы өлкәдә хезмәт куйган Рөстәм Җәләловны очраттык. Бу урында шунысын да ассызыклап үтәм, Яшел Үзән районы республикада Сабантуйда кыр һәм көрәш батырына машина бүләк итүче бердәнбер район. «Машинамда йөрим, шөкер, район җитәкчелегенә зурлаулары өчен рәхмәтлемен. Без инде кырда, һава торышы әйбәт, чәчүне вакытында төгәлләрбез дип ышанам», – дип сөйли Рөстәм абый. Эш режимыгыз ничек соң, ничәдән ничәгә кадәр кырда сез, дип кызыксынам: «Күңел булганчы!» – ди ул елмаеп.

Юл уңаенда Косякау авылына да кердек. Биредә, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алырга әзерлек кысаларында, сугышта катнашкан авылдашлары истәлегенә яңа һәйкәл салынган. Бу зур эшне Норлат ТКХсы җиренә җиткереп башкарган. Шушы әллә ни зур булмаган авылдан илебезне якларга барлыгы 192 ир-егет киткән, 81е кире әйләнеп кайтмаган. Җиңү өчен яу кырында башын салган һәм исән-сау якыннары белән күрешү бәхетенә ирешкән солдатларның исемнәре уеп язылган.

Иван Анисимов
Мамадыш-Әкил авылы янындагы кырга килдек. Монда, шулай ук, арпа чәчәләр. Егетләрнең кәефләре шәп. Араларында ВЗП «Заволжья»ның иң яшь механизаторы Иван Анисимов та бар. Панау егете, мәктәп тәмамлагач Яшел Үзән механика көллиятендә укыган һәм ике дә уйламый туган авылына кайткан. «Красный Восток»та 7 ел эшлим һәм авылга кайтканыма үкенмим. Монда рәхәт, иреклек. Коллектив дус-тату, хезмәт хакын түлиләр, техника шәп. Ник эшләмәскә?!» – ди ул.

– Быел чәчүгә 4 апрельдә керештек. Гадәттә, бу вакытта тырмага да чыкмый идек әле. Бүгенге көндә 1563 гектар мәйданда арпа чәчүне төгәллибез. Суытып алса да, куркыныч юк, иң беренче чәчелгән орлыклар инде тамырланып килә. Җылы көннәр торса, тишелеп чыгачаклар. Арпаны төгәлләгәч, башка культураларга күчәчәкбез. Һава торышы уңай торса, 1 майларга чәчүне төгәлләргә исәп, – дип сөйли ВЗП «Заволжья» җитәкчесе Ислам Закиров.
Катнаш азыкка ихтыяҗ зур
«Әҗәл» терлекчелек комплексында азык җитештерү үзәге төзелә башлау хакында газетабызда хәбәр иткән идек. Август аенда монда килгәндә төзелешнең баганалары гына тора иде. Инде бүген биш азык катнаштыргычның икесе тулы куәтенә эшли. Барысы да автоматлаштырылган, ягъни «Амкодор»га сенаж, туралган салам, комбикорма, төрле өстәмәләр, фуражны күпме төяргә кирәклеге исәпләнгән. Мондый катнаш терлек азыгын, күрше районнардан да килеп алачаклар.

«Әҗәл» комплексында барлыгы 4700 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, 2300е сыер. Бүгенге көндә бер сыердан 28 литр сөт савалар.
Район башлыгы Михаил Афанасьев механизаторлар, терлекчеләр белән якыннан аралашты, теләкләрен, кирәк булган урында тәнкыйтен җиткерде һәм, гомумән, күргәннәрдән канәгать калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев