Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мобилизацияләнүче якташларыбызга ярдәм итүдән бер генә шәһәр, авыл халкы да читтә калмый дисәк, бик дөрес булыр.

Татар Танае авылы мәчете имам-хатибы Наил хәзрәт Садриев ярдәме белән, кыска вакыт эчендә генә дә, авылдашлардан махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кирәк яраклар җыеп алынды.

Биредә бер генә әйбер дә артык түгел, күпчелеге акчалата ярдәм итсә, кемдер бал, тагын башка әйберләр алып килде.

-Барлык җыелган кирәк-яракларны да, ярдәм җыю пунктына илтеп тапшырдым, бик зур рәхмәт сезгә, авылдашлар. Егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп калабыз, - дип сөйли Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхатуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев