Матурлыкны үзебез тудырабыз: Мулла Иле мәдәният йортында яшелләндерү эшләре башланды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Матурлыкны үзебез тудырабыз: Мулла Иле мәдәният йортында яшелләндерү эшләре башланды

Мулла Иле мәдәният йорты хезмәткәрләре бина тирәсен яшелләндерү һәм тирә-юньгә гүзәллек өстәү буенча кызу эшкә кереште.

- Иң элек җирне яхшылап казып, эшкәртеп чыгабыз. Алдагы планнар тагын да кызыклырак: җир әзер булу белән, биредә кыш көне үк орлыктан үз көчебез белән үстергән яшел үсентеләрне утыртачакбыз. Йөрәк җылыбызны биреп үстергән чәчәкләр җәй буе авылдашларыбызны куандырып торыр дип өметләнәбез, – дип яза Мулла иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Чынлап та, тирә-юньдәге матурлык үзебездән, үз кулыбыздан тора! Авылларыбыз тагын да ямьлерәк, чәчәклерәк булсын өчен хезмәт куючы һәркемгә рәхмәт!


Нет комментариев