Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Кышын кошларны ашатыгыз!» - ел саен үткәрелә торган акция булып тора.

Елның иң салкын вакытында кышлаучы кошлар алдында ике мөһим сорау тора: ничек тукланырга һәм төнлә салкыннардан кая яшеренергә?

Канатлы дусларыбызга ризык табу көннән-көн авырлаша. Шуңа да алар бу көннәрдә безнең ярдәмгә аеруча мохтаҗ.

⚡⚡Бу атнада Норлат авылы мәдәният йортында балалар өчен «Кошларны ашатыгыз» акциясе узды. Балалар ташландык материал ярдәмендә мөстәкыйль рәвештә кошлар өчен җимлекләр ясады. Аларны ашлык белән тутырды һәм агач ботакларына элде.

Бик тә игелекле гамәл, башкалар да бу акциягә кушылсын, кошларга ярдәм итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев