Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кыр батырлары язның һәр көнен кадерли: Яшел Үзән районы хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре кызу темпта дәвам итә

Бүген район кырларында язгы чәчү эшләре иң кызган чорына керде. Җир куенына орлык салу – игенчеләрнең ел буена көтеп алган, зур җаваплылык һәм тырышлык таләп итә торган вакыты. Кыр батырлары иртә таңнан кичкә кадәр фидакарь хезмәт куеп, киләчәк уңышка нигез сала.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Игенчелек тармагының алдынгы хезмәтчәннәре – механизаторлар һәм комбайнчылар белән бу атнада рай он башлыгы Михаил Афанасьев та очрашты. Һава торышы уңай, ә кыр батырларының кәефе күтәренке иде.

Иң беренче тукталыш Кече Шырдан авылында булды. Биредә 157 гектар мәйданда көнбагыш чәчү тәмамлану алдында тора.

Гомумән, Яшел Үзән районында быел 11,6 мең гектар мәйданда чәчү эшләре башкару планлаштырылган. Бүгенге көнгә шуның 9,3 мең гектары чәчелгән, бу – планның 80 проценты дигән сүз.

«ВЗП Заволжья» хуҗалыгында бөртекле, техник һәм терлек азыгы культуралары чәчү дәвам итә. Биредә 35 механизатор ике сменада, тәүлек әйләнәсе хезмәт куя.

«Күгәй» хуҗалыгында исә арпа чәчүгә керешкәннәр. Механизатор Рафил Мифтахетдинов (рәсемдә) инде 36 ел туган авылы кырларында хезмәт итә. Чит җирләргә китү турында уйлап та карамаган ул. Бүген дә яраткан эшендә булып, һәр көненә шөкер итеп яши.

– Тырмалау эшләрен тәмамлагач, чәчүгә чыктык. Бу чорны без һәрвакыт дулкынланып көтеп алабыз. Быел җир соңрак өлгерде, әмма көзге культуралар яхшы кышлаган. Әлегә арпа чәчәбез. Бу кыр 38 гектар тәшкил итә, ә гомумән арпа 102 гектарда игеләчәк, – дип сөйләде Рафил абый.

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина

Сөйләшүдән соң ул янәдән тракторына утырып, эшен дәвам итте. Чөнки язның һәр көне – игенче өчен кадерле.

«Кыр батырларына тырыш хезмәтләре өчен зур рәхмәт!» – дип язды район башлыгы Михаил Афанасьев үзенең социаль челтәрләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев