Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күңелдә – җәй, ә басуда көз исе: Яшел Үзән район кырларында урып-җыю гөрли

Соңгы атнада көннәрнең эссе торуы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен кулай. Аларның бер күзе – кырда, икенчесе телефонда һава торышына фаразны күзәтүдә. Бөртекле культураларны югалтуларсыз вакытында җыеп алу төп бурычларның берсе.

Кояшлы дүшәмбе иртәсендә «Яшел Үзән» журналистлары да юлга кузгалды. Районда иң беренчеләрдән булып урып-җыюга керешкән «ВЗП Заволжья» механизаторлары белән очрашып, эш барышын күреп, укучыларыбызга җиткерү иде максатыбыз. Агроном Наил абый Мөхетдинов белән Бишбатман авылында очраштык. Техникабызны калдырып, аның машинасында гына авыл өстендәге кырга җилдердек. Матур да соң инде туган ягыбыз табигате дип, сокланырга да өлгермәдек, көзге бодай кырына килеп тә җиттек. Менә бит ул умарта кортларыдай гөж килеп эшләүче комбайннар.

Биредә 93 гектарда көзге бодай чәчелгән иде. Бүген урып бетерәбез, Аллаһ боерса. Уңыш гектарыннан якынча 32 центнер чыга. Мин инде авыл хуҗалыгында 44нче елымны хезмәт куям, төрле чакларны күрергә туры килде.

– Бөртеклеләр, дым булганга, башта тигез өлгермәде. Хәзер бик әйбәт. Барлыгы 12 комбайн эшли. Алдагы көнне 351 гектар суктырдык, кичә 285 гектар иде. Аннан арпага күчәбез, ин шә Аллаһ. Игенне Албаба элеваторына ташыйбыз. Яшермибез, механизаторларга кытлык бар инде ул. Бу хәл бер бездә генә түгел. Тик Зөлфәт кебекләр аз шул. Бар кадрларыбызга канәгать булырга туры килә, ә алар үз эшенең осталары, – дип сөйли Наил Мөхетдинов.

Бакырчы егете Зөлфәт Зәйнуллинны кырда ел саен очратабыз. Ул «Красный Восток»та 2005 елдан бирле эшли, 2018дән комбайнда. Башта азык җыю техникасы «Ягуар»да сенаж сала, хәзер иген суктыруда. Аннан кукурузга күчәчәкләр. Бүгенге көндә элеккеге кебек тузанга баткан механизаторларны күрмәссең. Әнә Зөлфәт тә чип-чиста киемнәреннән, елмаеп кына тора.

– Иртәнге сәгать 7дән кичке 8ләргә кадәр эшлибез. Уңыш әйбәт. Төшке ашны кырга алып киләләр. Хезмәт хакы күләмгә карап, эшләсәң – әйбәт, эшләмәсәң – юк (көлә). Техниканың төрле чагы була. Урамда эссе булса да, кабинада кондиционер эшли, рәхәт. Эшемдә иң яратканы – кукуруз уру. Хезмәт хакы да әйбәт, массасы да зур, – дип сөйли Зөлфәт.

Зәйнуллиннар туган авылларының киләчәген кайгыртып яшәүче күп балалы үрнәк гаиләләрнең берсе. Ике кызлары мәктәптә укый, уллары бакчада йөри икән.

Юл кырыенда бушап калган кырларны күргәч, никтер моңсу да булып китә. Урып-җыелган басулар көз якынлашуны искә төшерсә, ә күңелдә бары җәй әле. Нинди генә ел фасылы булса да, тынычлык кирәк! Иң мөһиме шул.

  • Саннарга күз салыйк:

Көзге бодай 7366 га мәйданда чәчелгән, шуның 2987се суктырылган. Бодай 9604 тонна тәшкил итә. Язгы бодай – 1333 га, арпа – 1460 га, кукуруз 1562 гектар мәйданны били.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев