Күл буенда гөрләгән Авыл көне: Олы Ачасырда авыл көнен билгеләп үттеләр
Олы Ачасыр халкы һәм кайткан кунаклар Авыл көнен зур күтәренкелек белән билгеләп үтте. Ямьле күл буе бәйрәм рухы, җыр-моң һәм шат авазлар белән тулды. Бу көн туган җиргә мәхәббәтне, буыннар бәйләнешен һәм авылдашларның бердәмлеген тагын бер кат раслады.
Бәйрәмне ачу тантанасында Татарстанның халык артисты, якташыбыз Рәшит Сабиров чыгыш ясап, Олы Ачасырга бәйле хатирәләре белән уртаклашты, сыйныфташларын җылы сүзләр белән искә алып, ялкынлы чыгышын бүләк итте.
Авыл җирлеге башлыгы Илнур Саттаров туган ягы үсешенә үз өлешен керткән, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан авылдашларга рәхмәт белдереп, аларга бүләкләр тапшырды.

– Авылыбызның көче – аның кешеләрендә. Бүгенге бәйрәм дә моны тагын бер кат раслады. Авылдашларыбызның активлыгы, бердәмлеге һәм туган җиргә мәхәббәте Олы Ачасырның киләчәгенә зур өмет уята, – диде ул.
Бәйрәм программасы бай һәм эчтәлекле әзерләнгән иде. Мәйданда оештырылган һәр уенда халык теләп катнашты, шуңа күрә чаралар аеруча күңелле һәм җанлы узды. Егетләр чыбыркы шартлату осталыгын күрсәтте: көтү чыкмагач, бу тавыш та бик тансык икән бит. Ә инде йон эрләү бәйгесе бар тамашачының игътибарын җәлеп итте. Хатын-кызлар белән беррәттән бу эшне оста башкаручы иратлар да сокландырды. Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин чыбыркы шартлатуда да, гер күтәрүдә дә, йон эрләүдә дә үз сәләтен күрсәтеп, һәркемне гаҗәпләндерде.


Гер күтәрү бәйгесендә хатын-кызлар арасында Мулла Иле кызлары сынатмады. Сабина Вәлиева 50дән артык күтәреп, беренчелекне яулады. Олы Ачасыр кызы Гөлүсә Әдиятуллина 26 тапкыр күккә чөеп, икенче урынга лаек булды.
Соңгы елларда популярлык казанган әтәч куалау уены да зур кызыксыну уятты. Чөнки әтәчне берничә тапкыр очырттылар. Дөрес булсын дип, гаделлек эзләп дүртенче тапкыр җибәргәннәр иде дә, әтәчебез тау астына төшеп качты, берәүгә дә тоттырмады. Бу минутларда аның артыннан шау килеп йөгергән балалар түгел, ә әтәч кызганыч иде. Минемчә, кош-кортларны борчымый торган уеннарга күбрәк урын бирү отышлырак булыр иде. Быел ачасырлылар яңа күңелле ярыш та тәкъдим итте: ике команда махсус озын пакет эчендә хәрәкәт итеп көч сынашты. Кайсы команда беренче уза, шул җиңүче.

Мәйдан көн буе төрле уеннардан һәм бәйгеләрдән гөрләп торды, ә сәхнәдә җыр-моң тынмады. Кунак буларак Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Насыйбуллин чыгыш ясады. Бәйрәмне Марат Гатиятуллин белән Илфат Гыйбадуллин бик күңелле итеп алып барды.

Милли уеннарда өлкәннәр дә, балалар да актив катнашты. Спорт ярышлары һәм татар көрәше аеруча зур кызыксыну уятты. Көчле көрәшчеләр тамашачыларга онытылмас мизгелләр бүләк итте. Батыр исеме ике категориядә билгеләнде: авыл егетләре арасында Ленар Шакиров җиңүче булса, кайткан кунаклар арасында Айдар Әхмәтов иң көчлесе дип танылды. Котлыйбыз!

ЯШӘСЕН АВЫЛЛАРЫБЫЗ!
Менә шулай, көн буе авылдашлар, сыйныфташлар, ераклардан кайткан якташлар аралашып, истәлекләр яңартып, рәхәтләнеп ял итте. Күптән күрешмәгәннәр очрашты, күңелләрдә җылы хатирәләр яңарды.
Авыл көне халкыбызның гореф-гадәтләрен саклаучы, милли кыйммәтләрне киләчәк буыннарга тапшыручы күркәм бәйрәм буларак хәтерләрдә озак сакланыр. Бу көн Олы Ачасыр халкының бердәмлеген, туган җиргә тугрылыгын һәм авыл язмышына битараф булмавын тагын бер кат күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев