Күгештә зур яңалык: Икенче су башнясы эшли башлады!
Күгеш авыл җирлегендә халык күптән көткән вакыйга булды — авылда икенче су башнясы урнаштырылып, тулы куәтенә эшли башлады. Бу — төбәк инфраструктурасын ныгытудагы мөһим адым.
Кугеше авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин яңалыкны түбәндәге сүзләр белән җиткерде:
«Бу эшнең тормышка ашуына иң беренче чиратта районыбыз җитәкчесе Михаил Павлович Афанасьевка зур рәхмәт белдерәсем килә — өч авылга су башнясы куярга рөхсәт биргәне өчен. Аллаһ боерса, Айдар авылына да су башнясы якын көннәрдә урнаштырылачак.
Шулай ук Норлат ТКХ җитәкчесе Ленар Ринат улы Садриевка һәм аның белән бергә эшләүче хезмәткәрләргә дә чиксез рәхмәтемне җиткерәм: кыска вакыт эчендә эшне оештырып, су башняларын файдалануга тапшырдылар. Киләчәктә дә шулай бердәм булып, аңлашып эшләргә насыйп булсын», — диде ул.
Яңа су башнясы — авыл халкы өчен уңайлыклар арту, су басымының тотрыклануы һәм тормыш сыйфатының күтәрелүе дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев