Карашәмдә «Мин кышны ясыйм» дигән бәйге үткәрделәр
Кыш – балалар өчен һәрвакыт бәйрәм.
Бу чаналарда шуу, кар бабай ясау, кар белән төрле уеннар һәм башка бик күп кызыклы нәрсәләр вакыты. Ә тагын бу рәсем ясарга менә дигән вакыт.
Карашәм авылы мәдәният йортында «Мин кышны ясыйм» дигән рәсемнәр конкурсы уздырдылар. Эш башланыр алдыннан балаларга тематик бурыч куелды. Катнашучылар фломастер һәм карандаш белән коралланып, кышкы табигатьне һәм үзләренең күңел ачуларын сурәтләргә тырыштылар. Рәсем ясау осталыгында яшь рәссамнар ярышты.
Һәр рәсем якты хыял, фантазия һәм оригинальлек белән аерылып торды. Конкурста кем җиңгәне дә мөһим түгел, аның асылы бөтенләй башка иде. Иң мөһиме – уңай кәеф, иҗат итү өчен шартлар тудыру. Әлеге бәйгедә катнашучылар үзләренең бай фантазияләрен һәм талантын күрсәттеләр.
Фотолар Карашәм СДК ВК төркеменнән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев