Күгәйдә гомер кичерүче 101 яшьлек Хәмитова Хәдичә апа да тавыш бирде
Башка җирлекләрдәге кебек үк, Күгәй сайлау участогында да иртәнге сигездән җанлылык. Авыл халкының тавыш бирү кебек җаваплы эшне сузарга вакыты юк аның - килеп, өсләреннән бурычларын төшерә дә, кабат эшкә чума.
Әлбәттә, өлкән яшьтәгеләр һәм сәламәтлекләре мөмкинлек бирмәүчеләр янына сайлау комиссиясе вәкилләре үзләре килә.
Күгәйдә гомер кичерүче 101 яшьлек Хәмитова Хәдичә апа аларны бик шатланып каршы алды һәм үз тавышын биреп, сайлауда катнашты. "Мин дә, олы яшьтә булуына карамастан, мондый мөһим вакыйгалардан читтә калмавыма сөенәм, Аллаһ Тәгалә сәламәтлекләр бирсен һәрбарчабызга", - ди ул.
Хәдичә ападан үрнәк алыйк, җәмәгать!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев