Күгәйдә «Георгий тасмасы» акциясе үтте
Җиңү бәйрәме алдыннан Күгәй мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашларына Георгий тасмалары таратты.
Бу тасма — бары тик бизәк кенә түгел, ул Ватанга булган мәхәббәтебез һәм ветераннарыбызга чиксез рәхмәтебез билгесе.
– Авылдашларыбыз бу изге символны олы хөрмәт белән кабул иттеләр. Акция чын бердәмлек һәм хәтер бәйрәменә әверелде. Ул безгә тарихи хакыйкатьне саклау һәм тынычлык кыйммәтләрен яшь буынга тапшыруның никадәр мөһим икәнен тагын бер кат искәртте, – дип язалар Күгәй мәдәният йорты Вк төркемендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев