3 сентябрьдә илебездә Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелде. Бу көн Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларны искә төшерә.
Күгәй авылында террорчылыкның нинди зур куркыныч тудыруы турында сөйләштеләр. Чарада катнашучылар мондый аяныч вакыйгаларның кабатланмавы, террорчылыкны булдырмау һәм аңа каршы көрәшүнең мөһимлеген ассызыкладылар. Биредә шулай ук «Беслан фаҗигасе кабатланмасын!» дигән күргәзмә дә оештырылды.
Террорчылык корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алу исә балаларга тынычлыкның һәм иминлекнең никадәр кадерле булуын тагын бер кат искә төшерде. Беслан фаҗигасе безнең хәтердә мәңге сакланыр. Иң мөһиме — мондый фаҗигаләрнең кабатлануына юл куймау.
Нет комментариев