Күгәй авылында чын спорт бәйрәме узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәй авылында чын спорт бәйрәме узды

Чираттагы хоккей турнирында 4 авыл командасы боз өстендә көч сынашты.

Уеннар киеренке һәм кызыклы үтте. Бу юлы да Танай егетләре үзләренең җитезлекләрен исбатладылар һәм җиңү яуладылар!

Турнир нәтиҗәләре:

1 урын — Татар Танае
2 урын — Мулла Иле
3 урын — Күгәй
4 урын — Бакырчы

Егетләр, сезгә зур рәхмәт! Шундый салкын көн булуга карамастан, сынатмадыгыз, матур һәм гадел уен күрсәттегез. Котлыйбыз! Алга таба да яңа җиңүләр көтеп калабыз!


Нет комментариев