Күгәй авылы балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды
Күгәй авылы балалар бакчасында иң күңелле, иң моңсу да, иң тантаналы да бәйрәмнәрнең берсе – чыгарылыш кичәсе узды.
Бакча тәрбияләнүчеләре өчен яңа тормыш баскычына аяк басу көне иде бу.
Бәйрәмне балалар бакчасы директоры Гөлнара Рәис кызы Шәйхнурова ачып җибәрде. Ул сабыйларга үзенең иң җылы теләкләрен белдерде:
«Бүген сезнең өчен беренче зур бәйрәм. Алда сезне мәктәп, яңа дуслар, кызыклы дәресләр көтә. Белем иленә беренче адымыгызны ясарга әзер булыгыз!»
Аннары сүз авыл җирлеге башлыгы Фәния Хәбиб кызы Хисаметдиновага бирелде. Фәния апа үз чиратында балаларга тырышлык, сабырлык, яңа белемнәргә омтылу, мәктәптә уңышлар теләп, аларны киләчәктә зур казанышлар көтүен искәртте.
Шулай ук балаларны әти-әниләре, мәктәп укучылары һәм бакчадагы нәни дуслары да котлады. Кечкенә дуслар үзләренең чыгышлары, шигырьләре, җырлары белән бәйрәмгә үзенчәлекле тәм өстәделәр.
«Тормышыгыздагы һәр чыгарылыш кичәсе үз вакытында булсын. Киләчәктә сезгә исәнлек-саулык, акыллы, тәртипле, уңган балалар булып мәктәптә әйбәт билгеләргә генә укуыгызны телибез!» – дип язалар Күгәй мәдәният йорты ВК төркемендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев