«Көйне таны»: Мулла Иле мәдәният йортында музыкаль кичә узды
Җырларга һәм күңел ачарга һәркем ярата. Моның сере гади: музыка – кешенең уңай хис-кичерешләренең иң көчле чыганакларының берсе. Ул күңелне күтәрә, рухландыра, дусларны якынайта һәм гомер буе хәтердә кала торган мизгелләр бүләк итә.
Әлеге фактны исбатлау өчен еракка барырга кирәкми. 19нчы апрель көнне Мулла Иле мәдәният йортында «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Көйне таны» дип исемләнгән музыкаль квиз үткәрелде. Бу чара яшьләрнең музыкаль белемен арттыру, аларның күңел ачуын оештыру һәм дуслар арасында яңа элемтәләр булдыру максатын күздә тотты.
Квиз программасын төзүдә катнашучыларның яше һәм кызыксынулары игътибарга алынды. Шуңа күрә төрле тематик категорияләр әзерләнгән иде. Аеруча популяр булганнары:
- «Мәхәббәт турында» – йөрәккә якын, нечкә хисләр турында моңлы җырлар;
- «Дуслык турында» – якын дуслар белән бергә җырлау өчен иң уңайлы көйләр.
Чарада катнашучылар яраткан җырларын рәхәтләнеп җырладылар, сорауларга җавап бирделәр, активлык күрсәттеләр. Квиз барышында хөкем сөргән җылы, дустанә атмосфера һәркемгә ошады.
«Пушкин картасы» проекты яшьләргә мәдәният үзәкләрендә бушлай яки отышлы шартларда вакыт үткәрергә, яңа дуслар табарга һәм танып-белү дөньясын киңәйтергә мөмкинлек бирә. «Көйне таны» квизы – моның тагын бер якты мисалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев