Китап укый башларга беркайчан да соң түгел
Татарстан Республикасы «Знание» җәмгыятенең китапханә практикалары конкурсларына гаризалар саны буенча Идел буе федераль округы лидерлары өчлегендә.
«Знание» Россия җәмгыяте, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән берлектә, «Россиянең иң укый торган мәктәбе» Бөтенроссия конкурсының һәм «Россиянең иң яхшы мәктәп педагогы-китапханәчесе» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының гариза этапларына йомгак ясады. Конкурсларда 7529 мәктәп хезмәткәре катнашты — бу Россиянең 89 төбәгеннән 4933 заявка. Шул исәптән, Татарстан Республикасыннан 98 гариза. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округында лидерлар өчлегенә керде.
«Знание» – илдәге иң зур заманча мәгърифәтчелек оешмасы, ул ел саен бөтен Россия буенча яшьләр өчен йөзләгән чара үткәрә: мәдәният, сәнгать, фән, тарих өлкәләреннән меңләгән күренекле кешеләрнең чыгышларын оештыра, Фәнни ярышлар, конкурслар, викториналар үткәрә, фильмнар төшерә, лекторларга илебездә ишетелергә һәм үз аудиторияләрен табарга ярдәм итә.
Яшел Үзән районында иң укый торган мәктәпләрнең берсе, һичшиксез, Осиново бистәсендәге С.К.Гыйматдинов исемендәге гимназия. Биредә балаларда китапка мәхәббәт беренче сыйныфтан ук тәрбияләнә, укучыларны китапханәгә тарту юнәлешендә бик зур эшләр башкарыла.

– Мәгълүмат технологияләре үсеш алган заманда баланы китапка җәлеп итү шактый катлаулыга әверелә бара. Кызганыч, бүген гаиләләрдә нәфис әдәбият, китап укыган ата-аналар еш очрамый. Чөнки китапны телевизор, компьютер, планшет, телефон алмаштыра. Ә бит китапка мәхәббәт гаиләдә башлана. Әгәр өйдә китаплар булса һәм бала үз янындагы өлкәннәрнең даими укуын күрсә, ул да аңа тартылачак. Әгәр гаиләдә мондый традиция юк икән, башларга һичкайчан соң түгел. Бары бераз сабырлык һәм тырышлык кына кирәк булачак, – дип аңлата С.К. Гыйматдинов исемендәге гимназия директоры Гөлинә Саттарова.
– Гимназиябездә укучыларны китап укуга җәлеп итү өчен күп төрле кызыклы чаралар үткәрелә. Алар арасында иң мөһим рольне китапханәче Кадрия Гаязованың киңкырлы эше алып тора. Ул үз эшенең остасы, берсеннән-берсе кызыклы, мавыктыргыч чаралар үткәрә. Мәгълүмати дәресләр, төрле әдәби кичәләр, уен-бәйгеләр оештыра. Шулай ук китапханәдә төрле викториналар, квест-уеннар, түгәрәк өстәлләр даими үткәрелеп тора. Яшүсмерләр бу чараларда бик теләп катнаша. Тагын бик үтемле ысул булып, гимназиядә ел саен һәр сыйныф тарафыннан күрсәтелә торган театраль тамашалар тора. Сәхнә әсәрен әзерли башлар өчен, сыйныф җитәкчесе белән берлектә укучылар бик күп әсәрләрне укып чыгарга һәм үз яшьләренә, сыйныфтагы укучыларга туры килгәнен сайлый белергә тиеш. Милли рухта тәрбия бирүче гимназиябездә укучылар бик теләп шигъри бәйгеләрдә, конкурсларда, олимпиада, әдәби-музыкаль кичәләрдә катнаша. Әлбәттә, теләсә нинди чарага әзерләнү өчен дә без китапларга мөрәҗәгать итәбез. Бистәбез башкалага якын булганлыктан, безнең укучылар Казандагы барлык татар театрларының даими кунаклары. Алар спектакльләрне карап кына калмый, караган белән язылганны чагыштыру максатында, драма әсәрләрен бик кызыксынып укып та чыга.
– Тикшерүләр күрсәткәнчә, 5-7 нче сыйныфта укучы балаларның 67%ы китап укый, әмма өчтән бере (33%) бик сирәк яки бөтенләй укымый. 14-17 яшьлек яшүсмерләр арасында хәл аеруча катлаулы: аларның 40%ы укырга яратмавын таный. Психологлар, педагоглар, социологлар әйтүе буенча, китап укымаган бала чын шәхес булып формалаша алмый. Бурычыбыз – укучы балаларда китап укуга кызыксыну уяту һәм безнең уку йортында бу эшкә караш җитди, – дип уртаклашты гимназиянең милли эшләр буенча директор урынбасары, татар теле укытучысы Динә Мөхәммәтшина.
– Укырга өндәүнең иң яхшы ысулы – кызыклы булганнарның барысын да укырга рөхсәт итү. Ул комикслар, кулинария китаплары яки вампирлар турындагы романнар булырга да мөмкин. Акрынлап өлкәннәр кирәк дип саный торган китапларны тәкъдим итәргә мөмкин, ләкин үз зәвыгыңны көчләп тагарга ярамый. «Клиффхэнгер» алымын куллану: укуны иң кызыклы урында туктату, бу яшүсмер әсәрнең дәвамын үзе белергә теләсен өчен кирәк. Әлеге метод табигый кызыксынуны уята. Әдәби әсәрләр нигезендә компьютер уеннары эшләү яки китап мотивлары буенча квестлар булдыру укучылар өчен бик кызык ысул булып тора. Китап уку – баланың дөньга карашын киңәйтә, сүз байлыгын арттыра, логик фикерләү сәләтен үстерә. 5-9нчы сыйныф укучыларын китап укырга жәлеп итү өчен, мәҗбүрият түгел, ә кызыксыну, иркенлек һәм үрнәк кирәк.
«Россиянең иң укый торган мәктәбе» конкурсына Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләреннән 54 гариза бирелгән. Катнашучылар арасында иң популяр номинация «5-9нчы сыйныф укучыларын укуга җәлеп итү практикасы» — аңа 30 гариза керде. «1-4нче сыйныф укучыларын укуга җәлеп итү буенча Практика» номинациясе Татарстаннан азрак гариза җыйды (23). Һәм «10-11нче сыйныф укучыларын укуга җәлеп итү практикасы» номинациясенә 1 гариза бирелде. Региональ этапта конкурсантларга тәкъдим ителгән материаллар буенча чара һәм «Белем.Уен» интеллектуаль турниры үткәрергә туры киләчәк. Катнашучылар, шулай ук, укучыларны тәрбияләүгә, үстерүгә, үз-үзләрен тормышка ашыруга һәм аларны мәктәп китапханәләре базасында укырга җәлеп итүгә юнәлдерелгән авторлык практикаларын экспертлар советы каршында яклаячак.
(Кыскартып бирелде)
Гөлнара Вәлиева язмасының дәвамын газетабызның №43 (2025 ел) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев