Кече Шырданда шашка буенча турнир узды
Кече Шырданда кышкы Яңа ел каникуллары кысаларында, мәктәп укучылары арасында шашка буенча IV турнир оештырылды.
Бу чара мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 201 ел тулуга багышланды.
- Катнашучылар саны зур булмаса да, ярышлар бик кызу һәм мавыктыргыч узды. Укучыларның һәрберсе җиңү өчен тырышты! Бәйрәм бүләкләрсез булмый:
Авылдашыбыз Асия Наил кызы балаларга Кыш бабай бүләкләрен әзерләгән иде. Оештыручылар тарафыннан файдалы канцтоварлар тапшырылды. Гүзәл апалары барлык катнашучыларны баллы тәмлүшкәләр белән сыйлады.
Ярыш ахырында барыбыз да бергә җыелып, кайнар чәй эчтек. Чарада катнашкан һәркемгә зур рәхмәт, - дип сөйли Кече Шырдан авылы мәдәният йорты җитәкчесе Рамил Шакиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев