Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кече Шырдан мәдәният йорты тирәсен ямьләндерделәр

Авылыбызның гүзәллеге — тынгысыз авылдашларыбыз кулында!

Матурлыкка омтылу безнең авыл халкының күңел түрендә. Сөекле авылдашларыбыз үзләренең игелекле эш-гамәлләре белән һәрвакыт сөендереп тора.

Бүген Фәния апа, һич тә иренеп тормыйча, клуб алдындагы асфальт юл тирәли бархатцы чәчәкләре утыртып чыкты. Фәния апа, Сезгә зур рәхмәт! Авылдашлар, сездән зур үтенеч: машина белән шул тирәгә менсәгез, асфальт кырыена, чәчәкләр өстенә баса күрмәгез, хезмәтне кадерлик!

Шулай ук Саимә апабызга да олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Ул ел саен сугышчылар һәйкәлен үз куллары белән матурлый. Тәрбияләп утырткан бу петунья чәчәкләре җәй дәвамында һәркемне сөендереп, күңелләрне җылытып торыр. Зур рәхмәт сезгә, Саимә апай!

«Шушындый олы йөрәкле авылдашларыбыз булганда, авылыбыз гел ямьле һәм чәчәкле булыр!» — дип уртаклаша Кече Шырдан мәдәният йорты җитәкчесе Рамил Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев