Чувашия Республикасының күрше Кәвәл авылында узган бу чара Халыклар бердәмлеге елы һәм 8 сентябрь – Россия халыклары телләре көне уңаеннан оештырылды. Фестивальдә Акъегет мәктәбе белән Кәвәл авылы мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты.
Фестиваль туган телгә, милли киемгә, милләтләрнең гореф-гадәтләренә багышланды. Ике як та үз милләтләренең бай мәдәниятен, борынгы йолаларын, милли аш-суларын тәкъдим итте. Кунакларны милли биюләр, моңлы халык җырлары каршы алды. Һәр коллектив үз милләтенең үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен матур итеп күрсәтергә тырышты.
– Безнең ил – Россия – күпмилләтле, күптелле зур гаилә. Һәр халыкның үз теле, үз мәдәнияте, үз йолалары бар. Шушы байлыкны саклау, халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту – безнең изге бурычыбыз. Бүгенге фестиваль моның иң матур үрнәге. Балалар бергәләп уйный, җырлый, бии – алар арасында милләт чиге юк. Бердәм булсак, без көчлебез!, – дип билгеләп үтте Акъегет мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Дуслык бәйрәме зур түгәрәк уенга басып, бергәләп җыр-бию белән тәмамланды. Балаларның шат йөзләре, матур милли биюләре бәйрәмне чын мәгънәсендә хәтердә калырлык итте.
Россия – уртак йортыбыз. Нәкъ менә шундый очрашулар, фестивальләр аша без бер-беребезне аңларга, хөрмәт итәргә, дусларча яшәргә өйрәнәбез. Яшәсен телләребез һәм милләтләр дуслыгы!
Нет комментариев