Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Карашәмдә «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дип аталган асфальтта рәсем ясау конкурсы узды

Асфальтта акбур белән рәсем ясау — мавыктыргыч шөгыль генә түгел. Бу — әйләнә-тирә дөньяны танып белү, фантазияне үстерү, вак моториканы күнектерү һәм, әлбәттә, яхшы кәеф чыганагы.

- Чираттагы чарабыз нәкъ менә шундый иҗади һәм тирән мәгънәле булды. Карашәм мәдәният йортында балалар өчен «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дип аталган асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрдек. Нәниләребез үзләренең якты рәсемнәре аша һәркемне тынычлыкка, дуслыкка һәм яхшылыкка — бәхетле балачак нигезенә өндиләр. Аларның һәр сызыгында өмет һәм зур теләк чагыла: дөньяда сугышлар бетсен, ә батыр егетләребез исән-сау туган йортларына, гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар иде, - дип яза Карашәм мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Зиннәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев