Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Карагужа җирлеге Сабантуйга әзерләнә

Караңгы төшкәнгә хәтле, Авылларны яңгыратып. Сабантуйга бирнә җыйдык, Җырлап, биеп, шаяртып! Караңгы төшкәнгә хәтле, Авылларны яңгыратып. Сабантуйга бирнә җыйдык, Җырлап, биеп, шаяртып!

11 июнь көнне уздырылачак, Карагуҗа җирлеген берләштерүче, күмәк, көтеп алган Сабантуебызга, һәркемнең үз өлешен кертү нияте белән, Күлбаш, Синтәк, Чүрчиле авылларында "Сөлге җыю", Сабантуйга бүләк җыю оештырылды.

-Бүгенге көндә авылларыбызда атлар булмау да күңелне тешермәде. Матур милли җыр, көйләрне машиналардан яңгыратып, җырлап, биеп, рәхәтләнеп, гөр килеп сөлге җыйдык! Ярдәмгә килгән яшьләребезгә, безнең белән бер сулышта булган машина хуҗаларына, якты йөз, тәмле сүз белән каршы алган авылдашларыбызга, мең рәхмәт! Сабантуйларны да бергә-бергә, күңелле итеп уздырып җибәрергә насыйп булсын, - дип сөйли Күлбаш мәдәният йорты мөдире Гөлчәчәк Исмәгыйлева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев