Изге Рамазан аенда изге эшләрне тагын да күбрәк кыласы килә
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Изге Рамазан аенда изге эшләрне тагын да күбрәк кыласы килә

Изге Рамазан ае башланды.

Изге эшләрне тагын да күбрәк кыласы килә. Хәер, Норлатның “Халык фронты”нда эшнең беркайчан да тынганы юк.

-Бүген без 9 кеше идек. Барысы да ураза тота. Ләкин бик тырышып эшлиләр: 3 маскировка, 12 пятиточечник, 3 плащ һәм башкаларны тектек. Риясыз хезмәтләре өчен зур рәхмәт. Бу гуманитар йөк безнең якташларыбыз өчен Авдеевка районына китереләчәк. Бу юлы Мамадыш-Әкил авыл җирлегенең Татар Танае авылы халкы үтенече буенча махсус заказын үтәдек. Посылкаларны авыл җирлеге башлыгы  Фәнис Мирхатуллинга тапшырдык, -дип сөйли Норлат авылы активисткасы Роза Ягудина.

Гуманитар йөк Татар Танае авылы сугышчылары хезмәт иткән хәрби частькә җибәреләчәк. Бу хәйрия акциясен оештыручыларга рәхмәт.


Нет комментариев