Юынчы авылында зиратны тәртипкә китерделәр
Хезмәт көне булгач, җиң сызганып эшләр чак!
Бүген Юынчы авылында зиратны тәртипкә китерү буенча зур өмә узды. Авыл халкы бердәм төстә җыелып, чистарту эшләрендә актив катнашты.
"Егетләргә зур рәхмәт, күңел сөенә кеше күп булуына", — дип уртаклашты үзенең рәхмәт сүзләре белән Акъегет авылы җирлеге башлыгы Әсхәт Садыйков.
Бердәмлектә — көч! Өмәдә катнашкан, үзенең файдалы хезмәтен керткән барлык авылдашларга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең тырышлык белән авылыбыз тагын да күркәмрәк һәм чистарак була!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев