Юынчы авылында «Әй күңелле балачак!» дип исемләнгән бәйрәм узды
Юынчы авылында узган бәйрәм җәйнең беренче көне, каникул башлануы һәм балачакның гүзәл бер бәйрәме булып балаларның күңелендә уелып калды.
- Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан оештырылган "Әй күңелле балачак!" дип исемләнгән бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Татар халкының иң матур бәйрәмнәренең берсе – Сабантуенда уйнала торган уеннар: капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, аркан тарту һәм башка бик күп төрле кызыклы уеннар алар күңеленә хуш килде. Күк йөзебез һәрчак аяз, балалар бәхетле булсыннар. Бәйрәмнең иганәчесе булган авылыбыз мәчетенә зур рәхмәтләремне җиткерәм – дип яза Юынчы мәдәният йорты мөдире Әсхәт Садыйков.
Фото: Әсхәт Садыйков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев