Югары Урысбага авылында зиратта өмәгә чыктылар
1-2 май көннәрендә авыл зиратларында зур өмәләр гөрләде.
Югары Урысбага авылының иң тырыш ир-атлары ике көн дәвамында зиратта зур эшләрдә катнашты. Зиратны киңәйтү максатыннан баганалар утыртып киртәләр тотылды, тирә-юне чистартылды.
Авыл халкының бу изге эштә бердәм булып эшләве куаныч. Алга таба да мәңгелек йортыбыз – зиратта чисталык булсын иде.
- Бу эшләрне оештырып йөргән авылыбыз мулласы Илшат Шиһаповка авылыбыз халкы исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез. Аллаһ Тәгалә аңа исәнлек-саулык бирсен!, – дип сөйли Руфия Мөхетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев