Татарстанның халык артисты, якташыбыз Рәшит Сабиров махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә генератор җибәрде.
– Ватанны саклаучылар белән горурланабыз. Аларга исәнлек-саулык, түземлек телисе килә. Барлык халык та илебезне, Ватаныбызны яклаучы егетләребезгә ярдәм итәргә ашкынып тора, зур рәхмәт аларга. Мин егетләргә бер генератор бүләк итәргә булдым. Кырларда ул электр энергиясе бирә, бәлки кирәге чыгар. Миннән менә шул бүләк, – дип сөйли Рәшит абый.
Мондый изге күңелле кешеләргә «афәрин!» дип әйтергә генә кала. Чынлап та, әйләнә-тирәгә күз салсак, арабызда битараф булмаган кешеләр бик күп. Ярдәм бер кайчан да артык булмый. Тамчыдан күл җыела, дип юкка гына әйтмиләр. Без дә көчебездән килгән кадәр булышыйк. Иң мөһиме – илебез тыныч булсын.
Нет комментариев