Татар Танае авылы китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, өлкән буын вәкилләре белән, Фәнис Яруллинның 85 яшь тулу уңаеннан оештырылган «Җилкәннәр җилдә сынала» исеме астында әдәби кичә булып узды.
- Кичәдә язучының иҗаты, авыр тормыш юлы, мәхәббәте Нурсөя турында сөйләнде. Әңгәмәдә катнашучыларыбыз үзләренең яраткан әсәрләрен укыдылар. Дөрестән дә Фәнис абыйның һәрбер әсәре дә күңелгә ятышлы итеп, йөрәккә үтәрлек, халыкчан язылган. Ә инде бик күп шигырьләре үз тормышыннан алынган. Кичә бик күңелле генә чәй өстәле артында тәмамланды, - дип сөйли Татар Танае мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова.
Нет комментариев