Ике команда арасында кызыклы ярыш: Күгәйдә балалар өчен күңелле спорт уеннары узды
Һәр кешенең иң мөһим кыйммәте – сәламәтлек. Ул – бәхетле, тулы канлы тормышның нигезе.
Һәр кешенең иң мөһим кыйммәте – сәламәтлек. Ул – бәхетле, тулы канлы тормышның нигезе. Яз көне, табигать уянган чакта, ачык һавада үткәрелгән уеннар күңел ачу гына түгел, ә сәламәтләндерүнең искиткеч ысулы да. Бу – балаларның физик активлыгын арттыру, иммунитетны ныгыту һәм яхшы кәеф бүләк итү өчен иң уңайлы мизгел.
- Быел да мәктәбебезнең укучылары язгы спорт уеннарында актив катнашты. Чара ике команда арасында ярыш форматында оештырылды. Балалар бик теләп төрле кызыклы күнегүләрдә, эстафеталарда һәм күңелле стартларда катнаштылар.
Ярыш барышында нәни дусларыбыз үзләренең:
- җитезлекләрен,
- кыюлыкларын,
- ихтыяр көчләренең нык булуын,
- команда белән эшли белү сәләтләрен,
- дуслыкны һәм ярдәмчеллекне
күрсәттеләр. Һәр команда үз көченә ышанып, җиңү өчен бар тырышлыгын салды, – дип язалар Күгәй мәдәният йорты ВК төркемендә.
Спорт уеннары балаларга физик сәламәтлекләрен ныгытырга гына түгел, ә бер-берсе белән дуслашырга, команда булып эшләргә, бердәм булырга өйрәтте. Чара ахырында барлык катнашучылар да күтәренке кәеф, зур шатлык һәм уңай эмоцияләр белән таралышты.
Сәламәтлек – һәркемнең кулында, ә актив хәрәкәт – аны ныгытуның иң ышанычлы юлы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев