Игелекле йортта тәрбияләнүчеләр МХОда катнашучыларга хатлар язды
«Ватан Геройлары көне» бөтенроссия патриотик акциясе барышында Норлат Игелекле йорты тәрбияләнүчеләре МХО сугышчыларына иң җылы һәм ихлас теләкләре белән хат язды.
Балалар үз куллары белән котлау открыткалары әзерләделәр һәм сугышчыларга батырлыклары өчен рәхмәт белдерделәр.
- Кайбер балалар хатларны беренче тапкыр яздылар һәм хәзерге вакытта алгы сызыкта Ватаныбызны саклаучы хәрби хезмәткәрләрнең рухын күтәрергә тырыштылар. Хатлар "Өмет" волонтерлык оешмасы штабына тапшырылды, – дип сөйли Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев