Игелек эшләү – күңелгә җылы бирә
Башкаларга ярдәм итү үзеңне файдалы һәм кирәкле итеп хис иттерә. Кечкенә генә эш тә кайвакытта зур шатлыкка әверелә ала.
Изге җомга көнендә Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин мәдәният йорты хезмәткәрләре белән Түбән Урысбагада яшәүче авылдашларына булышты. Алар бергәләшеп өй алларын, сукмакларын көрәп, юлларын тәртипкә китерде.
«Иң сөенгәне – гомерен балалар укытуга багышлаган, бүгенге көндә үзе генә көн итүче Гөлсинә апа булды. Мондый көннәрдә бер рәхмәт ишетү үзе ни тора!» – дип уртаклашты Хәйдәр Сибгатуллин.
Ярдәмләшеп яшик, бер-беребезгә карата игътибарлы булыйк, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев