Язның иң матур, өметле чагы — май башы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Язның иң матур, өметле чагы — май башы

Хәтерлисезме, элек 1 май җитүгә җиң сызганып бакчага ашыга идек?

Көрәк-тырмалар алып, җир казып, бәрәңге утыртырга әзерләнү — үзе бер бәйрәм иде.

Быел табигать безне бераз «тәртипкә чакыра». Яңгырлар ява, җир әле юеш — бакчада әллә ни эшләп булмый. Табигать үзе дә ашыкмый, безгә дә ял итәргә, тирә-якны күзәтергә вакыт бирә сыман.

Шулай да яз — табигатьнең иң ямьле фасылы. Күз алдында бөреләр уяна, үләннәр күтәрелә. Алар белән бергә күңелдәге иң якты хисләр дә уяна. Ашыкмыйча, бу мизгелнең матурлыгын тоеп яшик!

Видео: Алия Гаязова


Нет комментариев