Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районында бер юлы ике янгын

Үлән яна

Эссе коры һава шартларында үлән һәм чүп-чар янгыннары саны артуын дәвам итә. Кичә Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре тревога  буенча 8 тапкыр чыккан.

Көндезге  14 сәгатьләр тирәсендә бер үк вакытта диярлек ике хәбәр килә: Осиновоның  Карпов исемендәге лицейдан 100 метр ераклыкта 20 кв.метр мәйданда коры үлән,  Васильево бистәсенең Молодежный микрорайонында 60 кв. метр мәйданда чүп-чар яна. Ут таралу куркынычы янамый. Янгын сүндерүчеләр ике янгынны да тиз арада җиңеп чыга. Беркем дә зыян күрмәгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре халыкны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра! Бигрәк тә җилле көннәрдә ут  кабызмагыз һәм чүп-чар яндырмагыз. Бу бик куркыныч. Үзегезне саклагыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев