Яшел Үзән районы «Бакчачы көне»н гөрләтте
Зеленодольск районы «Бакчачы көне – 2025» бакчачылык һәм яшелчәчелек хуҗалыклары күргәзмә-фестивалендә катнашты.
Әлеге чара «Казан» агросәнәгать паркы территориясендә узды.
Күргәзмәгә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде. Ул авыл җирлекләре, эшмәкәрләр, бакча ширкәтләре һәм һәвәскәр бакчачылар тәкъдим иткән продукция белән якыннан танышты, хезмәтләренә югары бәя бирде.
Күргәзмә-фестивальгә Яшел Үзән районының Идел аръягы зонасы иҗат коллективлары, Васильево һәм Яшел Үзән балалар сәнгать мәктәпләре дә бәйрәм яме өстәде, килгән халыкның күңелен күрде.
Кунаклар шәхси ярдәмче хуҗалыклардан бал, Шырдан катыгы татып карады, алма әзерләү буенча мастер-классларда катнашты. Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән картиналарны районның оста рәссамнары ясаган иде.
Елдагыча «Бакчачы көне – 2025» фестивалендә авыл җирлеге башлыклары да актив катнашты. Чөнки алар үзләре дә бик оста бакчачылар.

– Быел бар төр яшелчә дә ишелеп уңды. Бирегә мин елдагыча суган алып килдем. «Эксибишен» сортлы бер суганның авырлыгы – 905 грамм, – дип сөйли Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина.
Рус Әҗәленнән Гөлнара Семахина – зур бәрәңге, Күгәйдән Фәния Хисаметдинова – маринадлаган помидор, ә Мамадыш-Әкил җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин кәрәзле юкә балы алып килгән иде. Күгештән Альберт Гатауллинның кабак үстерергә яратканлыгын беләбез инде. Ул бәйрәмгә 30-40 килограммлысын күтәреп килә алмаган, күргәзмәдә тәкъдим ителгәне 26 кг гына иде.
Альбина Хәмидуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев