Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә
Олы Шырдан мәдәният йортында чын бәйрәм рухы хакимлек итте.
Түбән Урысбага авылыннан талантлы гаилә — Камил һәм Әлфия Халиуллиннар, Яшел Үзәннән Фәрит Халиуллин һәм Норлат авылының моңлы сандугачы Әлфирә ханым үзләре оештырган «ЫШАНЫЧ» волонтерлык төркеме белән хәйрия концерты куйдылар.
Бу иҗади төркем Олы Шырданнан тыш, Яшел Үзән интернатында, Олы Ачасырда һәм Норлатта да чыгыш ясарга өлгергән. Аларның һәр җыры һәм шигыре гаилә тотрыклыгы, ата-анага хөрмәт һәм күңелләрдә өмет уяту турында иде.
- Концертны бик яраттык, кунакларыбызны аяк өсте басып, рәхмәтләр әйтеп алкышлап озаттык. Шундый дусларым булуы белән мин бик бәхетле, — дип хис-кичерешләре белән уртаклаша мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.
Иҗади уңышлар сезгә, талантлы якташларыбыз! Тылсымлы бәйрәмнәр барыбызга да игелек китерсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев