Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Һәр һөнәр иясе – хөрмәткә лаек

Һәр һөнәрнең үз авырлыгы, үз куркынычы бар. Укытучылар хезмәте дә җиңел түгел. Балалар өчен җаваплылык зур. Тәрбиясезлек, битарафлык кайчак фаҗигаләргә дә китерә. Казанда булган вакыйгалар әле дә онытылмый. Әгәр бала кечкенәдән мәктәпне, укытучыны хөрмәт итеп үссә, күпме кайгы-хәсрәт булмас иде...

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Әссәламәгаләйкүм, газета укучылар! Кайчак күңелдә шулкадәр уйлар җыела ки, язмыйча түзеп булмый. Бүген менә кулга каләм алдым. Югыйсә, минем өчен хәзер нейросетьләр яза, дип шаярталар бит әле…

Җир йөзендә нинди генә һөнәр ияләре юк! Барысын белеп тә, санап та бетерерлек түгелдер. Мин, мәсәлән, кайсы шәһәргә барсам да, биек краннарда эшләүчеләргә сокланып карыйм. Шундый биеклеккә күтәрелеп, авыр йөкләр белән оста идарә итү өчен күпме батырлык, төгәллек һәм җаваплылык кирәк! «Егылып төшеп кенә харап була күрмәгез», – дип теләп үтәм. СөбханАллаһ, нинди кыю кешеләр!

Туганнан туган абыемның улы Рамил гомер буе очучы булып эшли. Кайларга гына очмады ул вертолётларда! Күптән түгел хәтта Мәскәүгә шәхси вертолётта алып киткәннәр.

– Ничек курыкмыйсың очарга? – дисәм, елмая гына.

– Син ничек укытырга курыкмыйсың? – дип шаярта.

Чыннан да, уйлап карасаң, һәр һөнәрнең үз авырлыгы, үз куркынычы бар. Укытучылар хезмәте дә җиңел түгел. Балалар өчен җаваплылык зур. Тәрбиясезлек, битарафлык кайчак фаҗигаләргә дә китерә. Казанда булган вакыйгалар әле дә онытылмый. Әгәр бала кечкенәдән мәктәпне, укытучыны хөрмәт итеп үссә, күпме кайгы-хәсрәт булмас иде.

Балаларга дөньяви белем белән беррәттән рухи, дини тәрбия дә кирәк дип саныйм. Күпләр динне пенсиягә чыккач кына өйрәнергә кирәк дип уйлый. Әмма яшь чакта үзләштерелгән белем генә йөрәккә сеңә.

Гади хезмәт кешеләре турында да еш уйланам. Җыештыручылар, урам себерүчеләрнең хезмәте бик авыр. Без ишегалдыбызны гына җыештырсак та арыйбыз, ә алар көн буе озын урамнарны чистарта. Кармы, яңгырмы, пычракмы – гел эштә алар. Кызганыч, кайберәүләр хезмәтләрен күрми, хәтта түбәнсетеп карый. Ә бит һәр хезмәт – кадерле. Аллаһ кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтен күрә.

Җитәкче булып эшләү дә ансат түгел. Кешелекле, гадел булмасаң, кеше рән - җеше аласың. Шуңа күрә мин роно мөдире булып эшләгән Әлфия Шәйхелисламовнаны һәрчак җылы сүзләр белән искә алам. Ул һәркемгә игътибарлы, гадел җитәкче иде. Миңа «моя хорошая» дип кенә дәшә иде. Андый кешеләр онытылмый.

Пешекчеләрнең куллары судан чыкмый, сыер савучылар, терлек караучылар, механизаторлар, шофёрлар – барысының да эше авыр. Колхоз-совхозлар беткәч, бу хезмәт ияләре турында сирәгрәк искә ала башладык. Ә бит алар илне ашаткан, тормышны тоткан кешеләр.

Күптән түгел киленебез Ләйсән миңа журналистлар турында китап бүләк итте – Сесилия Ахернның «Сто имен» романы. Бер көндә укып чыктым. Кешеләр язмышы, мөнәсәбәтләр, ялгышлар турында уйландыра торган әсәр. Һәр кеше тормышы үзе бер китап икәнен тагын бер кат аңлатты.

Мин туры сүзле, ялагай булмаган кешеләрне хөрмәт итәм. Һәм шуны телим: без, йомшак диванда утырып кына тәнкыйтьләп түгел, һәр һөнәр иясенең хезмәтен күрә, бәяли белсәк иде. Кеше хезмәтенең яхшы, матур ягын күрү – үзе зур тәрбия. Чыннан да, һәркемнең язмышы – үзе бер китаплык.

Уңышлар теләп, Сөмбелә Абдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев