Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Гармун тавышы кермәгән өй, гармунчысы булмаган авыл моңсыз кала

Бишнә авылының асыл егете, җыр-моңга балачактан гашыйк Зөфәр абый Билалов турында сөйләмичә мөмкин түгел!

Мәктәп елларында ук баянны кулга алган Зөфәр абый бүгенге көнгә кадәр аннан аерылганы юк. Авылында үткән бер генә бәйрәм дә, бер генә очрашу да аның моңлы баянынсыз узмый.

- Бу сәләт миңа әтиемнең бертуган абыйсы Әнвәр абыйдан күчкән булса кирәк, ул да гармунда өздерә иде. Мин үзем күбрәк халык көйләрен, ретро-музыканы уйнарга яратам, – дип сөйли ул үзе.

Зөфәр абыйга әле тагын күп еллар авылдашларын сөендереп, җырлап-уйнап яшәргә язсын! Кулыгыздан баяныгыз, йөзегездән елмаюыгыз беркайчан да төшмәсен!

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев