Елларга бирешмичә, актив тормышта: Яшел Үзән районында өлкән буын вәкилләре елдан-ел активрак тормыш алып бара
Алар спорт белән шөгыльләнә, иҗат түгәрәкләренә йөри, волонтерлык эшендә катнаша, яшьләргә үрнәк булып яши.
Боларның барысы да «Гаилә» милли проекты кысаларында тормышка ашырылучы «Актив озын гомер» юнәлеше ярдәмендә мөмкин.
Бүген районда өлкән яшьтәгеләр өчен төрле мөмкинлекләр тудырыла. Мәдәният йортларында һәм китапханәләрдә иҗади очрашулар, кул эшләре, җыр-бию түгәрәкләре эшли. Күп кенә авылларда һәм шәһәрдәге җәмәгать үзәкләрендә скандинавия йөреше, сәламәтләндерү гимнастикасы, бию дәресләре үткәрелә. Өлкәннәр компьютер һәм телефон кулланырга өйрәнә, социаль челтәрләрне үзләштерә.
Авыл җирлекләрендә дә өлкәннәр тормыштан читтә калмый. Күпләре мәдәни чараларда актив катнаша, махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итеп, маскировка челтәрләре үрә, оекбаш-бияләй бәйли, гуманитар ярдәм җыюда булыша. Аларның тормыш тәҗрибәсе, сабырлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге яшь буын өчен дә зур үрнәк булып тора.
– Өлкән яшьтә булу өйдә генә утыру дигән сүз түгел. Кешегә аралашу, кирәкле булуын тою мөһим. Безнең ветераннар бик актив, төрле чараларда теләп катнаша. Иң мөһиме без МХОга ярдәм күрсәтәбез. Ветераннарыбыз эшкә йөргән кебек, көн дә «Өмет» волонтерлар штабына килә, – ди Норлат авылының ветераннар советы рәисе, волонетрлар штабы җитәкчесе Роза Ягудина.
Чыннан да, актив тормыш алып барган кешеләрнең күзләре яна, күңелләре яшь кала. Яшел Үзән районында яшәүче өлкәннәр моны үз үрнәкләрендә раслый. Алар елларга бирешмичә, җәмгыять тормышында кайнап яшәргә дә, башкаларга ярдәм итәргә дә өлгерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев