Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Дөнья шул ук, үзебез генә башка (редакциягә килгән хат)

Карәтмән авылына Аллаһ Тәгалә мине Үзе белеп җибәргәндер. Менә өлкәнәйгән көнеңдә шушы авыл, аның кешеләре белән таныш, хөрмәт күр, дигәндер. Мин авыл халкына да, авыл мәдрәсәсенә укырга йөрүчеләргә дә бик рәхмәтле. Ак яулыклы әбиләре, кәләпүшле бабайлары, уңган егет-кызлары, сөйкемле балалары – барысы да үз...

Фотолар авторның шәхси архивыннан

Шәкертләрем исә, аеруча якын! Кайсылары төрле сәбәпләр аркасында укудан туктаса да, барысын да сагынып искә алам. Аларның һәркайсын хөрмәт итәм, яратам. Алар – Әхтәм хәзрәт кебек авылның иң активлары, башлап йөрүчеләре, иң уңган-тырышлары, баскан җирдә ут чыгара торганнары.

Менә Хәбибҗан кызы Флераны, сөбханАллаһ, дип, мактап язмамны башлыйм әле. Ул ябык кына, кечкенә генә буйлы булса да, башкарган эшләре бихисап. Үзе бик төгәл, һәр урында башлап йөрүче. Бу авылда үсмәсә дә, килен булып килгән булса да, авылны да, халкын да үз иткән. Һәркемгә ачык йөзле, чибәр, иң җитез, оста пешекче, юмарт җаннарның берсе ул.

МХОдагы егетләргә ярдәм итү эшендә дә башлап йөрүче, шулай ук, мәчеттә оештырылган бәйрәмнәрдә, төрле кичәләрдә дә Әхтәм хәзрәткә теләп ярдәм итүче. Дәрес беткәч тә, үзе пешергән тәм-томнар белән сыйлап торучы да ул, төрле изгелекләр эшләүдә башлап йөрүче дә – Флера.

Бер көнне өйдә утырганда телефон чылтырады. Флера Уразлы автобусының Безводныйга баручы рейсында бер хатын-кыз төшереп калдырган юл йөрү таныклыгын тапкан икән. Күп кеше булса, таныклыкны кондукторга биреп, «югалткан кеше сорашыр» дип, тынычланыр иде. Ә Флера минем Безводныйда укытучы дустым барын исенә төшереп, таныклык хуҗасының фамилиясен әйтеп, минем дус аны беләме-юкмы икәнен дә ачыклап өлгергән. Югалтучы минем Мәүлия дустымның шәкерте булып чыкты. Автобус Уразлыдан әйләнеп килгәнче, табылдыкның хуҗасы Безводный тукталышына чыгып өлгергән, табучыга да, безгә дә күп рәхмәтләр укыган.

Ни өчен болай тәфсилләп язам? Чөнки күпләр башкаларга битараф, ә безнең Флера игеле-кизгелек эшләргә генә тора. Авылдашларына да ул һәрвакыт бик теләп булыша. Үзе гади, кеше шатлыгына сөенә, кайгысына көенә белә.

Яшел Үзәндәге тагын бер очракны да искә алыйм әле. Тукталышта кемдер сумка калдырып киткән. Уку елы башланыр алдыннан берәү уку кирәк-яраклары салынган пакетын ялгыш оныткан булган. «Бу кеше кире килер, уку вакыты җитә», – дип, үзләренә кайта торган автобуска утырмыйча, шул кешенең кире килгәнен сәгатьтән артык тукталышта көтеп торган. Бер әби оныгы белән, тирләп-пешеп, әйләнеп килеп, елый-елый рәхмәтләр укыган.

Мин үзем дә шул авыл автобусында Яшел Үзәнгә барганда балдагымны югалткан идем, бирүче булмады, хәерлегә булсын. Быел исә Казанда «Ак бүре» тукталышында кызым биргән күчтәнәчләр пакеты калгач, ике тукталыштан соң ук кире әйләнеп килсәм дә, пакетым табылмады.

Без хәзер «дөньясы шундый» дияргә яратабыз. Дөнья шул ук, үзебез генә башка. Дөнья куабыз. Ә Аллаһ каршына барганда изге гамәлләр кирәклеген безгә Флера кебек игелек эшләүдән тәм табучылар аңлата. Әнисе Фәһимә апа да кызы төсле киң күңелле, ачык йөзле. Якты күңелле кешедән шундый шәп, булдыклы кыз туган да инде – Аллаһ рәхмәте яусын!

Флера үзе дә бик матур, һәрчак мөселманнарга хас булганча дөрес, килешле, зәвыклы итеп киенүе белән дә үрнәк күрсәтә. Минем шәкертләремнең кешеләргә үрнәк булуы күңелгә зур куаныч өсти.

Гаиләсенә тигезлек, сәламәтлек, озын гомер, бала-оныклар куанычы, кайгысыз, рәхәт, сөенечле, бәрәкәтле тормыш юлдаш булсын.

Үз изгелеге һәрвакыт меңе белән әйләнеп кайтсын. Әмин!

Уңышлар теләп, Сөмбелә Абдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ни дисәләр дә, дөньяда әйбәт кешелэр кубрэк, дип кабатларга ярата иде безнең әнкәебез.Менэ бу язманың герое Флера да шуңа бер мисал. Аллаһтан мәрхәмәтлелек булып кайтсын кылган изгелекләре, Флера.