Бүген — Бөтендөнья татар ашлары көне. Бу бәйрәм татар аш-суы легендасы Юныс Әхмәтҗановның туган көнендә билгеләп үтелә.
Ул халкыбызның онытылып барган рецептларын җыючы һәм милли кухнябызны дөньяга танытучы.
- Акъегет мәдәният йортында да гореф-гадәтләрне саклыйбыз! «Мастер шеф» түгәрәгендә кызларыбыз белән бергә иң тәмле милли ризыкларны: өчпочмак, гөбәдия, кыстыбый һәм кош телен пешерергә өйрәнәбез.
Кызларымның тырышлыгына сокланам! Милли ашларыбыз һәрвакыт өстәлләребезнең күрке булсын, – дип яза Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Нет комментариев