Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне: Күгәй авылы яшьләре начар гадәтләргә «Юк!» диде
31 май – Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне уңаеннан Күгәй авылында яшүсмерләр белән «Дөрес карар кабул ит» дигән әңгәмә узды.
Бу көн бөтен дөньяда тәмәке тартуның сәламәтлеккә китергән зыянына игътибар җәлеп итү, халыкны, бигрәк тә яшь буынны начар гадәтләрдән саклау максатында билгеләп үтелә.
Күгәй авылында да бу әһәмиятле дата игътибарсыз калмады. Мәдәният йорты базасында яшүсмерләр өчен «Дөрес карар кабул ит» дип исемләнгән профилактик әңгәмә уздырылды.
Әңгәмә барышында яшүсмерләргә:
- тәмәке тәэсирендә кеше организмында барган куркыныч үзгәрешләр;
- пассив тартуның да зыянлы булуы;
- тәмәке тартуның тышкы кыяфәткә, истә калдыру сәләтенә, физик активлыкка китергән тискәре йогынтысы;
- электрон тәмәкеләрнең дә куркыныч булуы турында мәгълүмат бирелде.
Чара кысаларында махсус күргәзмә дә оештырылды. Күргәзмә аша яшүсмерләргә начар гадәтләргә иярмәскә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеге аңлатылды.
Сайланган дөрес карар – озын гомер, ныклы сәламәтлек һәм бәхетле киләчәк ачкычы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев