Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Битаманлылар - Олы Якедә кунакта

Олы Яке мәдәният йортында эшләп килүче «Өммегөлсем» иҗат коллективы эшчәнлеген үзебезнең район кысаларында гына туктатып калмыйча, якын-тирә районнар, хәтта башка республикадагы коллегалары белән дә хезмәттәшлек итә, төрле чаралар оештырып, бер-беренә кунакка йөрешә – дуслык күперләре сала.

-30 июль конне дусларыбыз чакыруы буенча Өммегөлсем кызлары белән Битаман авылында кунакта булып кайткан идек. Бәйрәм ашы кара-каршы дигәндәй, 6 август көнне без дә аларны «Дуслар җыелган җирдә» дигән исем астында кунакка чакырдык, - дип уртаклаша Олы Яке мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова. - Авылыбыз гомер буе яшелчәчелек белән шөгыльләнде. Үзебезнең бакчада үскән яшелчәләрдән ясалган күргәзмәне бик кызыксынып карадылар. Бер-беребезгэ сораулар биреп,тәҗрибә уртаклаштык .Чарабыз чәй өстәле артында дәвам итте. Һәрвакытта шулай дус-тату булып, ярдәмләшеп, аралашып яшик, илләребез тыныч булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев