Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бишнәдә Халыкара инвалидлар көне уңыеннан авылдашларына күчтәнәчләр тапшырганнар

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде.

Инвалидлар турында без еш кына физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп.

- Без дә бу көн уңаеннан аларны котлап, матур теләкләр теләп, узебезнең кулдан килгәнчә ярдәм кулы сузып, аларның берничәсенең булса да куңелләрен күреп кайттык. Безнең баруыбыз аларның тормышына аз гына булса да ямь өстәгәндер, куңелләре булгандыр дип уйлыйсы килә. Иң мөһиме, Аллаһы Тәгалә аларның әти-әниләренә сабырлык, түземлелек бирсен.

Янәшәбездә болай да үзләрен ким тойган кешеләргә игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк.

– Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, алар көчле рухлы, бернигә дә карамастан, һәр яңа туган көннең кадерен белеп, сөенеп яшәүче кешеләр. Мондый кешеләр безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора, – дип яза Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев