Бишнә мәдәният йортында җылы һәм күңелле гаилә бәйрәме узды
Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне белән котлыйбыз! Гаиләләрегез тату, ныклы булсын, якыннарыгыз сау-сәламәт, тормыш касәләрегез һәрвакыт тулы, ә гомерегез куанычлы булсын!
Гаилә атналыгы уңаеннан, Бишнә мәдәният йортында балалар үз тырышлыклары белән бәйрәм символы булган нәфис ромашка чәчәкләрен ясадылар. Мәдәният йорты каршында балалар өчен күңелле уеннар да оештырылды.
«Бу көнне без паркта уеннар уйнадык, әниләр һәм дәү әниләр оештыру эшләрендә бик теләп булышып йөрделәр. Соңыннан, һәрвакыттагыча, балаларны тәмле кәнфитләр белән сыйладык», — дип уртаклашты мәдәният йорты мөдире Илфат Сабиров.
Бәйрәм җылы, дуслык һәм бердәмлек атмосферасында узды, балаларга да, зурларга да онытылмаслык мизгелләр бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев