Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бишнә авылында Сабантуйга бүләкләр җыйдылар

Тиздән авылларда, район үзәкләрендә Сабантуйлар гөрләячәк. Милли бәйрәм алдыннан гореф-гадәт буенча Бишнә авылы буенча Сабантуйга бүләкләр җыярга чыктылар.

Сабантуй – ул көрәш, уеннар, шатлык һәм, әлбәттә, җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру бәйрәме. Традиция буенча, Бишнә авылында яшәүчеләр бәйрәм алдыннан актив рәвештә бүләкләр җыя башладылар. Авыл халкы үзләренең ярдәмен, игелен кызганмый.

- Авылдашларыбызга бүләкләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! Сезнең ярдәмегез Сабантуйны тагын да матуррак, күңеллерәк итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Һәрбер кечкенә генә булса да иганә – безнең гомуми бәйрәмебезгә өлеш, – дип яза Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.

Җыелган бүләкләр Сабантуй көнне уеннарда, ярышларда һәм көрәштә җиңүчеләргә тапшырылачак. Аеруча батыр егетләргә, тапкыр кызларга һәм күңелле малайларга күчтәнәчләр таратылачак.

Мондый изге гамәлләр авылның гореф-гадәтләрен сакларга, буыннарны берләштерергә, күрше-тирә авыллар белән дуслыкны ныгытырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев