Бишнә авылы халкының җөмһүриятебез өчен мөһим вакыйгада үз тавышын биреп каласы килә
- Бишнә мәдәният йорты бинасында урнашкан 1547 сайлау участогында иртәдән үк сайларга килүчеләр күп иде, – дип cөйли Бишнә мәдәният йорты мөдире Илфат Сабиров.
– Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Бишнә авылының иң өлкән сайлаучылары 88 яшьлек Солтан абый Дәүләтшин һәм 86 яшь Мөршидә апа Шакирова, беренчеләрдән булып үз тавышларын биреп киттеләр.
Сайлау участогы рәисе урынбасары Рәхилә Сабирова да сайлаучыларның аерым активлыгын билгели. Иртән-иртүк гаиләләре белән килүчеләр дә күп булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев