Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бишнә авылы халкы чаң суга

Сорау-җавап

Исәнмесез, хөрмәтле редакция. Безнең авылның (Бишнә) ватсап төркемендә менә шундый эчтәлектәге хәбәр таралды. Зинһар, ярдәм итегез.

«Хәерле көн төркем. Сез белергә тиешле тагын бер «яхшы» хәбәр белән уртаклашасым килә. 1 декабрьдән ашыгыч ярдәм бригадасын Зур Ключидән Осиновога күчерергә телиләр. Шулай була калса, безгә ничек авыр булачагын күз алдына китерә торгансыздыр. Ашыгыч медицина ярдәме кайчан килеп җитәргә тиеш?! Сәламәтлек саклау министрлыгына хат язарга тәкъдим итәм. Безнең уртак проблемадан читтә калмагыз, алар үзләре хәл итәрләр дип өметләнмәгез! Бездә олы яшьтәгеләр, балалар күп, «Ашыгыч ярдәм» теләсә кайсы вакыт кирәк булыр­га мөмкин».

Газета укучыгыз.

– Зур Ключи хастаханәсендә урнашкан ашыгыч медицина ярдәме ябыла һәм Осиновога күчерелә дигән сүз дөреслеккә туры килми. Бездә моның буенча бернинди расланган рәсми мәгълүмат юк, – дип җавап бирде Яшел Үзән ра­йон үзәк хастаханәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Римма Бабаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев