Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бишнә авылы мәдәният йортында өлкәннәр бәйрәме

Өлкәннәр декадасы дәвам итә, дуслар.

 Шуңа да әби-бабайларыбызны котларга әле дә соң түгел.

 - Ремонт эшлэре бара дип тормадык, өлкәннәребезне бәйрәм мәҗлесенә чакырдык. Әлеге чараны «Бәйрәмм» коллективы «Көзге җыр» белән башлап җибәрде. Октябрь ае - Пәйгамбәребез туган ай.  Авылыбызның хәзрәте Нургали абый, догалар укыды, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең, исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп догалар кылдык. Өлкәннәребез белән бергә мөнәҗәтләр әйттек. Татар халык уеннарыннан «Кәлләпүш» уены уйнадык, килгән кунакларыбыз бер-берсенә матур, җылы теләкләр теләделәр, җырларга кушылып җырлап утырдылар. Бүлмәбездә бераз салкын булса да, дәү әниләребездән җылылык бөркелеп торды. Өлкәннәребезне hәрвакыт хөрмәтләп торыйк, алар безнең өчен үрнәк, - дип сөйли Бишнә Мәдәният йорты җитәкчесе Илфат Сабиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев