Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бердәмлектә — көч: Норлат волонтерлары штабыннан яңа хәбәрләр

Норлаттагы «Өмет» волонтерлар штабы фронтка ярдәм итүче игелекле райондашларны берләштерүен дәвам итә.

Мулла Иле укытучысы Рәмил Садыков атна саен авылдашларыннан җыелган ярдәмне китерә, Олы Ачасыр башлыгы Илнур Саттаров мәчет мөслимәләре исеменнән гуманитар йөк тапшырды. Рәмзия Шигапова («Алмаз» кибете) 6 коробка печенье юлласа, авыл халкы бердәм булып 207 капчык бәрәңге җыйды — алар 4 машина белән фронтка озатылды.

Штабның тегү цехында солдатлар өчен киемнәр тегелә, ә актив волонтер Фәрит Зиятдинов быел да 27 балага Яңа ел бүләкләре өләшеп, аларның күңелен күрде.  Шул рәвешле, 16 гыйнвар көнне Норлаттан 107нче гуманитар ярдәм Казанга озатылды. Роза Ягудина билгеләп үткәнчә, мондый бердәмлек барда егетләребез һәрчак ярдәмне тоеп торачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев