Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бердәм гамәлләр көне: Норлат мәктәбендә Батырлык дәресе үтте

Бөек Ватан сугышында Кораллы Көчләрнең Җиңүенә 81 ел тулу уңаеннан, Норлат мәктәбендә онытылмаслык очрашу булды.

Мәктәбебездә махсус хәрби операция (СВО) катнашучысы Ринат Мөхәммәтшин катнашында «Батырлык дәресе» узды.

Бу чара үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә һәм халкыбызның каһарманлыгы турындагы тарихи хәтерне саклауда мөһим адым булды.

Очрашу ачыктан-ачык сөйләшү форматында үтте. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә һәм аларга җентекле җаваплар ала алды. Яшьләр өчен Ватанны саклаучы белән турыдан-туры аралашу — зур һәм үзенчәлекле мөмкинлек. Нәкъ менә шундый очрашулар яшьләрдә хәрби хезмәткә карата хөрмәт уята һәм тарихыбызга кызыксынуны арттыра.

Искиткеч һәм эчтәлекле очрашу өчен кунагыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез!

Роза Ягудина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев