Әниләр көне – һәркемнең күңеленә якын, иң җылы һәм кадерле бәйрәмнәрнең берсе. Әниләребезгә булган мәхәббәтебезне, рәхмәтебезне белдерү, аларны сөендерү максатыннан Тау Иле мәдәният йортында «Бәхет, әнкәй, өйдә син булу» дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.
Бәйрәм кичәсе җылы һәм күтәренке рухта үтте. Сәхнәдән моңлы җырлар яңгырады, дәртле биюләр башкарылды, күңелле юмор күренешләре тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итте. Чара уеннар белән дәвам итте. Кунаклар аларда теләп катнашып, бер-берсенә шатлыклы мизгелләр бүләк иттеләр.
Залда бәйрәм рухы, елмаюлар һәм җылы хисләр хакимлек итте. Мондый очрашулар кешеләрне берләштерә, күңелләргә матурлык һәм яхшы кәеф өсти.
Әниләребез – тормышыбызның терәге, гаиләбезнең җылысы, күңелебезнең иң кадерле кешеләре. Аларга булган рәхмәтебезне сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Һәр ана баласының игътибарын, мәхәббәтен һәм кайгыртуын тоеп яшәсен. Йөзләреннән елмаю, күңелләреннән тынычлык китмәсен! Бәйрәм һәркемнең күңелендә матур истәлек булып саклансын.
Нет комментариев